- Учителю
- Разработка вне классного мероприятия по истории 'Умники и умницы' на татарском языке
Разработка вне классного мероприятия по истории 'Умники и умницы' на татарском языке
Буа районы Күл-Черкен урта мәктәбе
Россия тарихы буенча ачык чара сценариясе
Төзүче: Гибадуллина Л.Р.
ТАПКЫРЛАР ҺӘМ ЗИРӘКЛӘР.
Максат: укучыларда тарих фәненә кызыксыну уяту; дөнья, Россия тарихлары турында тирәнерәк мәгълүматлар бирү; укучыларның иҗади фикерләвен үстерү өчен шартлар тудыру, төрле яштәге укучыларда төркемләп уйнау мөмкинлеген тәэмин итү.
Ярышлар викториналар эстафетасы рәвешендә үткәрелә.
1 тур. "Бәхетле очрак" викторинасы.
1 минут эчендә кайсы команда күбрәк җавап бирә.
-
"Бәхәссез, Россиядә бу шәһәр Мәскәүдән соң беренче... Казан зур патшалыкның башкаласы буларак һәрнәрсәдә күренә". Бу сүзлзрне кем әйткән? (1767 ел, Екатерина 2.)
-
Кытайдан Европага үтүче урта гасыр сәүдә юлы. (Бөек ефәк юлы.)
-
Елгаара өлкәнең баш шәһәре. (Бабил.)
-
Борынгы Грециядә халык хакимияте. (Демократия.)
-
Борынгы Римда "вето" сүзенә ия кеше. (Халык трибуны.)
-
Мисырда төзелгән иң биек пирамида. (Хеопс пирамидасы.)
-
Борынгы франкларның юлбашчысы, дәүләткә нигез салучы. (Хлодвиг.)
-
Бөекбритианиянең борынгы халкы. (Бриттлар.)
-
Һөнәрче-мастер исеме алыр өчен һөнәр остасының үтәгән заказы. (Шедевр.)
-
Католик чиркәвенең башлыгы. (Рим папасы.)
-
13 гасырда Англиядә вәкилләр җыелышы. (Парламент.)
-
Борынгы Русь дәүләтенең исеме. (Киев Русе.)
-
Бөек Болгар дәүләтенең башкаласы. (Фәнәгур.)
-
Борынгы Мисырда патша титулы. (Фиргавен.)
-
Көнчыгыш Рим империясенең башкаласы. (Константинополь.)
-
Еретиклар белән көрәшү өчен оештырылган чиркәү суды. (Инквизиция.)
-
Иван Грозный 16 гасырның 60нчы елларындагы террорлык сәясәте. (Опричнина.)
-
Борынгы грек аллаларының патшасы. (Зевс.)
-
Борынгы Русь дәүләтенә нигез салучы легендарь князь. (Рюрик.)
-
Казан ханлыгының беренче ханы. (Олуг Мөхәммәт хан.)
2тур. Кроссворд.
Бирелгән флаглардан чыгып илнең исемен һәм баш шәһәрен языгыз.
3 тур. "Тарихи шәхесләр".
Шәхесләрнең портретлары бирелә. Командалар шәхесләрнең исемнәрен әйтергә тиеш. Дөрес җавап өчен 1 бал.
4 тур. "РФ гимны."
РФ гимныннан юллар бирелә. Юлларны дөрес итеп куплетларга җыярга кирәк.
СЛАВЬСЯ, ОТЕЧЕСТВО НАШЕ СВОБОДНОЕ, РОССИЯ - ЛЮБИМАЯ НАША СТРАНА.
ПРЕДКАМИ ДАННАЯ МУДРОСТЬ НАРОДНАЯ! ТВОЕ ДОСТОЯНЬЕ НА ВСЕ ВРЕМЕНА!
ОТ ЮЖНЫХ МОРЕЙ ДО ПОЛЯРНОГО КРАЯ БРАТСКИХ НАРОДОВ СОЮЗ ВЕКОВОЙ,
ОДНА ТЫ НА СВЕТЕ! ОДНА ТЫ ТАКАЯ - СЛАВЬСЯ, СТРАНА! МЫ ГОРДИМСЯ ТОБОЙ!
РОССИЯ - СВЯЩЕННАЯ НАША ДЕРЖАВА, РАСКИНУЛИСЬ НАШИ ЛЕСА И ПОЛЯ.
МОГУЧАЯ ВОЛЯ, ВЕЛИКАЯ СЛАВА - ХРАНИМАЯ БОГОМ РОДНАЯ ЗЕМЛЯ!
5тур. "Бөртекләп җыябыз".
Һәр команда 1 карточка ала. Карточкада дәүләт исеме бирелгән. Парта өстендә аерым карточкалар бар. Шул карточкалардан бирелгән илнеке булган елганы, тауны, шәһәрне, утрауны һ.б. сайлап алырга кирәк. Һәр дөрес җавапка 1 бал.
А К Ш
Италия
Һиндстан
Россия
Диңгезләр:
Елгалар:
Күрше илләр:
Таулар:
Шәһәрләр:
Утраулар:
6тур. "Дөнья буйлап сәяхәт"
Карта бирелә. Х.Колумб, Магеллан һ.б. йөргән юлларны билгеләргә.
Җиңүчеләрне бүләкләү.