7


  • Учителю
  • Вне классное мероприятие по географии 'Своя игра' (10-11 класс)

Вне классное мероприятие по географии 'Своя игра' (10-11 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Түбән Мәтәскә урта гомумбелем мәктәбе"





Зирәкләр һәм тапкырлар ярышы









(10-11 нче сыйныф укучылары өчен интеграль класстан тыш чара).









Гаффарова Д.В. - I квалификацион категорияле география укытучысы.


2014 нче ел


Уенда берничә команда катнаша. Уен 3 раундта уза. Беренче ике раундта командалар үзләренә тема һәм сорау сайлыйлар, баллар таблицада күрсәтелә. Һәр сорауга җавап уйлар өчен 5-10 с. вакыт бирелә. Әгәр команда сорауга дөрес җавап бирмәсә, командага бирелергә тиешле очко алына. Икенче команда дөрес җавап бирсә, очко аңа языла. Бер команда да дөрес җавап бирә алмаса, очко бер командадан да алынмый.

* тамгасы куелган сорау эләксә, йөреш икенче командага күчә.

** тамгасы куелган сорау эләксә, команда үзенә очко куя, ләкин очко җыелган барлык очкодан зур булмаска тиеш.

Өченче раундта командалар бер сорауга язмача җавап бирәләр. Җавап дөрес булса, командалар үзләренә очко куялар, ләкин алар куйган очко барлык очкодан зур булырга тиеш түгел.


1нче таблица


Зәңгәр раунд

Сорауларга бирелгән баллар

Параллельләр һәм меридианнар

10

20

30

40

50

Туган җирем

10

20

30

40

50

Россиянең шәһәрләре

10

20

30

40

50

Хайваннар

10

20

30

40

50

Бозлы тема

10

20

30

40

50

Химия дөньясында

10

20

30

40

50

Үсемлекләр

10

20

30

40

50


2 нче таблица


Кызыл раунд

Сорауларга бирелгән баллар

Химик элементлар

20

40

60

80

100

Бакча

20

40

60

80

100

Фитотерапия

20

40

60

80

100

Кеше

20

40

60

80

100

Экология

20

40

60

80

100

География

20

40

60

80

100

Галимнәр

20

40

60

80

100









Зәңгәр раунд.

Параллельләр һәм меридианнар

  1. балл. Җирнең моделе. (Глобус)

20 балл. Иң зур параллельнең исеме. Ул ничек атала. (40000 км- экватор).

30 балл. Россия ярларын юучы диңгез. Исеме начар һава торышы белән бәйле. (Кара).

40 балл. Җир кабыгындагы хәрәкәтләр белән бәйле куркыныч табигать күренеше. (Җир тетрәү).

50 балл. Төньякка һәм урындагы нинди дә булса предметка юнәлгән сызык арасындагы почмак. (Азимут).


Туган җирем.

10 балл. Татарстанның иң зур 4 елгасының исеме. ( Идел, Кама, Вятка, Агыйдел).

20 балл. ТР ның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көн.

(1990 нчы ел, 30 нчы август).

30 балл. ТР да ничә адмсинистратив район бар? (43).

40 балл. ТР нинди республикалар белән чикләшә? (Чуваш, Марий-Эл, Удмурт, Башкортстан).

50 балл. Республиканың көньяк-көнчыгышындагы калкулык. (Бөгелмә-Бәләбәй).


Россиянең шәһәрләре.

10 балл. Россиянең ел буе эшләүче, катмый торган диңгез порты. (Мурманск).

20 балл. Бу шәһәр 1903 нче елда төзелә башлый. Хәзер ул Себернең иң зур шәһәре, куәтле транспорт челтәре, эре хәрби-промышленность комплексы, фән, культура үзәге. (Новосибирск).

*30 балл. А.С. Пушкин исемен йөртүче шәһәр кайда урнашкан? (Ленинград өлкәсендә).

40 балл. Балтыйк диңгезе буендагы порт, Бөек Ватан сугышыннан соң Россия составына кергән өлкә. (Калининград).

50 балл. 18 нче гасырда Демидов нигез салган, металлургия үзәге булган Урта Уралдагы шәһәр . (Түбән Тагил).


Хайваннар.

10 балл. Болында әллә каян күренеп торса да, ни өчен чуар күбәләккә бөҗәк ашаучы кошлар тими. (Кисәткеч төс).

20 балл. Нинди балык кеше тарафыннан йортлаштырылган? (Карп).

30 балл. Кәлтәләрнең өченче күзләре кайда урнашкан.

40 балл. Нинди кошларның очканда койрыклары алда була?(Колибри).

50 балл. Имезүчеләрнең йоннары , мөгезләре һәм тоякларында нинди охшашлык бар? (Мөгезчел кабырчыклардан торалар).


Бозлы тема.

10 балл. Ишектән керә, түргә менеп утыра. (Суык).

20 балл. Күп өлеше су астында булган бозлы тау. (Айсберг).

30 балл. Елга яки күл өстендәге бозда кеше тарафыннан ясалган зур булмаган тишек. (Бәке)

40 балл. Альпинистларга боз өстендә хәрәкәт итәргә ярдәм итүче инструмент. (Боз кискеч).

50 балл. "Аның күзенә һәм йөрәгенә боз кыйпылчыгы кереп кадалды һәм аның йөрәге боз кисәкчегенә әйләнде". Бу әкиятнең исеме ничек, авторы кем һәм геройның исеме. (Г.Х. Андерсен "Снежная Королева", Кай).


Химия дөньясында.

10 балл. Чәй эчкәндә кулланыла торган ком. (Шикәр комы).

20 балл. Иң җиңел матдә. (Водород).

30 балл. Азотның латинча исеме. (Нитрогениум)

40 балл. Алхимиклар нинди таш эзлиләр? (Философия ташы).

50 балл. Петр I идарә иткәндә исерекләргә медаль тапшыра торган булалар. Ул медаль нәрсәдән эшләнә һәм кая беркетелә? (Корычтан эшлиләр һәм муенга асалар. Кеше эчми башлагач, медальне алалар.)


Үсемлекләр.

10 балл. Иң биек үләнчел үсемлек. (Бамбук).

20 балл. Дару үсемлеге итеп кулланыла торган нинди үсемлекнең тамыры кеше фигурасын хәтерләтә. (Женьшень).

30 балл. Торфлы сазлыкларда үсүче нинди үсемлеккә тәүлегенә туклану өчен бер озынборын җитә. (Чыклы үлән).

40 балл. Диңгездз нинди яшелчә үсә. (Диңгез кәбестәсе).

50 балл. Кактусның туган җире. (Американың чүлләре һәм ярымчүлләре).

Кызыл раунд.

Химик элементлар.

20 балл. «Бизгәк" авыруы китереп чыгаручы металл.(Алтын).

40 балл. Бу металлны академик А.Е. Ферсман «тормыш һәм уй» элементы дип атый. (Фосфор).

60 балл. Кызыл төстәге йомшак металл. Электр тогын яхшы үткәрә. (Бакыр).

80 балл. «Изге су» алу өчен чиркәү әһелләре куллана торган металл. (Көмеш).

100 балл. Бу элемент җитешмәгәндә калкансыман биз авыруы башлана. (Йод).




Бакча.

20 балл. Ни өчен яз көне агачларның кәүсәләрен агарталар. (Кояш нурларыннан саклар өчен).

40 балл. Ни өчен помидорның ян ботакларын өзәләр. (Тизрәк өлгерсен өчен).

60 балл. Кайсы семьялыкка кергән үсемлекләр һавадан азот үзләштерәләр. (Кузаклылылар).

80 балл. Нитратлар кыярның кайсы өлешендә күп туплана.(Кабыгында).

100 балл. Борынгы мисырлы Хеопс үзенең иң яхшы хезмәтчәннәрен бүләкли торган була. Ул аларга 100 кружка пиво бер үгез, мең бөртек борчак һәм йөз бәйләм …(нәрсә?) бирә. (Суган).


Фитотерапия.

20 балл. Бу үсемлекнең чәчәкләре вак, сары төстә. Үсемлекнең һәр өлеше сары төстәге сок бүлеп чыгара. Мозольләрне, үлекле бетчәләрне һәм башка тире авыруларын дәвалау өчен кулланыла. Исеме дә шуннан алынган. (Чистотел).

40 балл. Бу -чүп үләне, ләкин витаминнарга бик бай. Яфракларыннан аш пешерәләр. Ул чәчләрне ныгыта, перчатка киеп җыялар. (Кычыткан).

60 балл. Бу үсемлек салкын тигәндә, йөткергәндә бик файдалы. Үсемлек күпъеллык, яфраклары эре, йөрәксыман. Яфракларның өсте шома, ә асты- йонлач. (Үги ана яфрагы).

80 балл. Бу үсемлектән эшләнгән төнәтмә авыз куышлыгы, теш уртлары ялкынсынганда бик файдалы. Дәвалау максатында чәчәкләре кулланыла. Бу чәчәкләр иртә белән ачылалар , ә кич белән йомылалар. Латин теленнән, календарь, дип тәрҗемә ителә. (Календула , яки тырнак гөл).

* 100 балл. Бу үсемлекнең яфракларын яраларга куялар. Ул кан китүне туктата. Индеецлар аны "ак кеше эзе" дип йөртәләр. Чөнки бу үсемлек Америкага күчеп килүчеләрнең аяк киемнәрендәге пычракка ияреп килә һәм алар яши торган җирләрдә үсеп китә . (Юлчы үләне).






Кеше.

20 балл. Рим атасы Иннокентий VIII картайгач, өч яшь кешенең канын үзенә салырга боерган. Ләкин Рим атасы да, өч яшь кеше дә үлгән. Ни өчен? (Рим атасына кан группасы туры килмәгән, ә яшь кешеләр күп кан югалтканнар).

*40 балл. Йөрәкнең массасы авырлыкның 1/200 өлешен тәшкил итә. Ләкин йөрәкнең туклануы өчен энергиянең 1/20 өлеше кирәк. Бу нәрсә белән аңлатыла? (Йөрәк кыскарганда энергия күп сарыф ителә).

60 балл. Кеше эч авыруыннан зарлана . Анализ ачылыкның 0 икәнен күрсәтә. Ашказанында нинди матдәләрнең эшкәртелүе бозылган? (Аксымнар, майлар).

80 балл. Кешенең эчәклеге гәүдә озынлыгыннан 4 тапкыр, этләрдә- 4,5 тапкыр, ә сарыкларда 24 тапкыр озынрак. Имезүчеләрдә эчәклекнең озын булуы нәрсә белән аңлатыла? (Азыкның төрлелеге белән; үлән озак эшкәртелә).

100 балл. Борынгы Һиндстанда гаепләнүчегә дөге ашатканнар. Дөгене ашап бетерсә, бу кеше гаепсез дип, ә ашап бетермәсә гаепле дип танылган. Ни өчен? (Селәгәй бүлеп чыгаруда нерв регуляциясе).


Экология

20 балл. Экология нәрсә ул? ( Әйләнә-тирәлек һәм аны зарарланулардан саклау).

40 балл. Ни өчен салкыннарда хайваннар йомгак булып йоклыйлар? (Өслекләре һәм җылылык алмашы кими).

60 балл. Ни өчен поляр өлкәләрдә һәм таулы районнарда яшәүче бөҗәкләр кара төстә булалар? (Кара төс җылылык нурларын күбрәк йота).

80 балл. Әйләнә- тирәлекнең пычрану концентрациясе циклоннар вакытындамы, яки антициклондамы зуррак була? (Антициклонда, чөнки һава аска таба хәрәкәт иткәндә, антициклонның үзәге әйләнә-тирәлеккә чыгарылган зарарлы матдәләрне үзенә җыя).

100 балл. Өч зур глобаль экологик проблеманы атагыз. (Парник эффекты, озон тишеге, кислота яңгыры).





География

20 балл. Бәрәңгенең туган җире. (Көньяк Америка).

40 балл. Россиядәге иң эре ике төче күл.( Байкал, Ладога.)

60 балл. Россия нинди дәүләтләр белән бары диңгез аша гына чикләшә.( АКШ, Япония).

80 балл. Иң дымлы материк.(Көньяк Америка).

100 балл. Утрауларда урнашкан биш дәүләтне атагыз. (Япония, Куба, Индонезия, Шри-Ланка, Исландия, Филиппин).



Галимнәр

20 балл. Аның исеме белән 1932 нче елда Козлов шәһәре йөртелә башлый. (Мичурин).

40 балл. Бу кешенең исеме белән Яңа Гвинея бәйле.(Миклухо-Маклай).

**60 балл. 1887 нче елда бу галим берүзе аэростатта болытлардан югарырак күтәрелә һәм икенче губернада җиргә төшә. Аны Алла җиргә төште дип уйлыйлар. Бу кем? (Менделеев).

80 балл. Кайсы галимгә студентлар уенчык эт бүләк итәләр.(Павлов).

100 балл. "Баш миенең рефлекслары" дигән хезмәтне кем яза? (Сеченов).



"Үз уеным" раунды.

Бу шигырьнең исеме ничек һәм авторы кем?

Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен, Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм.

(Фатих Кәрим "Ант")




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал