7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку, 10 класс, Сойлэм узенчэлеклэре

Конспект урока по татарскому языку, 10 класс, Сойлэм узенчэлеклэре

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Сөйләм үзенчәлекләре.

Максат: -. Телдән һәм язма сөйләм; монологик, диалогик, полилогик сөләмне кабатлау.

- Түбән класста үткән белемнәрне камилләштерү;

-Төркемнәр арасында дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләүгә ярдәм итү;

Дәрес тибы- уку мәсьәләсен (УМ) кую һәм чишү.

Җиһазлау: дәреслек, сүзләр язылган карточкалар.

Дәрес барышы.

  1. Ориентлашу этабы.

  1. Психологик уңай халәт тудыру.

  • Өй эшен тикшерү.

  1. Адымлап башкару этабы.

  1. УМ кую һәм чишү.(әңгәмә)

  • Үзебез белеп бетермәгән телдә сөйләшкәндә, без сүзләрне һәм җөмләләрне тиз төзибезмә? Ни өчен?

  • Сөйләм тел хәзинәсенә нигезләнә; телнең ныклы кагыйдәләре, закончалыклары ярдәмендә формалаша.

  • Без сөйләшкәндә сүзләрне сайлап алабыз, ал арны бер­берләренә бәйлибез, тиешле интонация белән әйтәбез,- шулай итеп, җөмләләр төзибез.

  • Тел берәмлекләренең закончалыклары, билгеле бер системасы бар. Әгәр тамыр һәм нигез морфемаларның мәгънәләрен аңламасак, морфемаларның төрләрен һәм функцияләрен күзалламасак, ал арның сүз эчендә урнашу тәртибен, шулай ук җөмлә эчендә сүзләрнең урнашу тәртибен бел-мәсәк, без, алдагы күңегүләрне эшләгәндә, сүзләрне дә, җөмләләрне төзи алмаган булыр идек.

  • Шунысы игътибарны җәлеп итә: әгәр әлеге морфемаларны программага кертсәк, машина безгә караганда, җөмләләрне тизрәк (мәсәлән, секунд эчендә) төзеп биргән булыр иде. Сөйләшкәндә дә без җөмләләрне бик тиз төзибез.

  • Ни өчен соң күнегүләрне озак эшләдек?

  • Сөйләмдә үзара аңлашу ихтыяҗы бик зур була. Үзара аңлашу теләге сөйләм тизлеген арттыра.

  • Машинага салынган программа камил булса, җөмләләр тиз һәм дөрес төзелерме әллә киресенчәме?

  • Сөйләмнең сәбәбе, максаты була.

  • Югарыдагы күнегүләрне эшләгәндә, морфемалардан җөмлә төзү җиңел булмады: җөмлә сыйныфта берничә вариантта төзелде; җитмәсә, бирелгән морфемалар кайчак җөмлә төзергә җитми калды; кайбер морфемалар исә артып китте; кайбер җөмләләр мәгънәсезрәк килеп чыкты.

  • Бу-, чык-, авыр-, җиң-, без-; -лар, -ны, -еп, -ты, -лык, -к морфемаларыннан җөмлә төзегәндә, мисал өчен, түбәндәге вариантлар барлыкка килде:

  • а) авыр җиңеп бу чыкларны без -еп, -ты, -лык, -к морфемалары артып калды; җөмлә килешсез килеп чыкты;

  • ә) бу чыклар авыр без җиңәбез -ны, -еп, -лык, -к, -ты морфемалары артып калды;

  • б) без бу авырлыкларны җиңеп чыктык - морфемалар тулысы белән файдаланылды.

III. Белемнәрне беренчел ныгыту

25 нче күнегү.

29 нчы күнегү. (телдән эшләү)

IV. Рефлекция.

Дәрескә гомуми бәя кую.Өй эше.

31 нче күнегү.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал