7


  • Учителю
  • 'Билгесез үткән заман хикәя фигыль'темасына (5 сыйныфта рус төркемендә укучылар өчен) план- конспект

'Билгесез үткән заман хикәя фигыль'темасына (5 сыйныфта рус төркемендә укучылар өчен) план- конспект

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы

3 нче номерлы гимназия муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең югары категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Әдиятуллина Мәдинә Хафизовна

5 нче сыйныф рус телле укучылар өчен татар теле дәресе

(ФДББС буенча)





Тема. Билгесез үткән заман хикәя фигыль

Максат:

-Фигыльнең заманнарын искә төшерү,билгесез үткән заман аффиксларын ялгарга өйрәтү; фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү;

-укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү,грамоталы язу күнекмәләрен ныгыту,мөстәкыйлъ эшли белүләрен камилләштерү;

-укучыларны тырыш булырга, эш сөяргә өйрәтү.

Дәрес барышы.

I.Мотивлаштыру - ориентлашу этабы.

1.Матур язу.

Уу Үү

бүген укытучы

2.Актуальләштерү.

-Хикәя фигыльнең нинди заман төрләрен беләсез?(хәзерге заман,үткән заман, киләчәк заман).

-Үткән заман хикәя фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?(-ды-де,-ты- те, -ган-гән,-кан-кән).

-Үткән заман хикәя фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

3.Уку мәсьәләсен кую.

Тактадагы биремне үтәү.Фигыльләрнең заманын билгеләгез һәм тәрҗемә итегез.(1нче слайд)

Ашады эшләде

тапкан пешерде

тырышкан куйган

яккан изде

бирде юышкан

булышкан сораган

- Фигыльләр нинди кушымчалар ярдәмендә ясалган?

- Димәк , без бүген дәрестә нишләрбез?

Уку мәсьәләсе.Без бүген дәрестә билгесез үткән заман хикәя фигыльне үзләштерербез. Аффкслар ялгарга өйрәнербез.(2нче слайд).

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1.Дәреслектәге нәтиҗәне уку.

- Нәтиҗәне укыгыз.

-Килешәсезме?(Әйе).

Нәтиҗә. Сөйләүче вакыйганы үзе күрмәгән. Билгесез үткән заман хикәя фигыль -ган-гән,-кан-кән кушымчалары ярдәмендә ясала.

Рус теленә -ган-гән,-кан-кән кушымчалы фигыльләр оказывается сүзе белән тәрҗемә ителә.

2.Карточкалар белән эш.(Төркемнәрдә эшләү,тикшерү,үзбәя)

Бирем.Фигыльләрне билгесез үткән заман формасына үзгәртегез.

1нче төркемгә.

Боткага май өстәделәр,

Аша, диеп кыстадылар.

Ләлә һаман ашамады,

Инде кашык ошамады.

2нче төркемгә.

Күнде Ләлә,тырышты-

Әнисенә булышты.

Керләр юып элешлте,

Гөлләргә су сибеште,

Мендәрләрне өеште,

Идәннәрне юышты.

3нче төркемгә.

Шулардан соң эш бетте,

Ашыйсы килеп китте.

Ботканымы? Ботканы

Ялт иттерде ул аны.

  • Шигырьнең исеме ничек? Аны кем язган?

  • ган-гән нинди сүзләргә ялгана?-кан-кән нинди сүзләргә ялгана?

Нәтиҗә. Сузык авазлардан һәм яңгырау тартыклардан соң -ган-гән, саңгырау тартыклардан соң -кан-кән кушымчалары ялгана.(3нче слайд)

3.3нче күнегү.(Парлап эшләү,тикшерү,үз бәя).

- Биремне укыгыз,җөиләләрне тәрҗемә итегез.

- Фигыльләр кайсы заманда кулланылган?

4.4нче күнегү.(Мөстәкыйль эшләү, тикшерү, үзбәя).

- Биремне укыгыз, билгеле үткән заман һәм билгесез үткән заман кушымчаларын куеп күчереп языгыз.

5.Иҗади эш (Иҗади эшләү, тикшерү, үзбәя)

- Татар халык әкияте "Тавык, Тычкан,Көртлек" сәхнәләштерү.(4нче слайд)

- Билгесез үткән заман фигыльләрен кулланыгыз.

- Сез ничек уйлыйсыз, Тавык эшчәнме, ялкаумы?

- Хезмәт сөю турында нинди мәкальләр беләсез?

*Кем эшләми, шул ашамый.

*Аз сөйлә, күп эшлә.

*Агач - җимеше белән, кеше- эше белән.

*Эш сөйгәнне ил сөяр.

*Эшнең бәлеше тәмле.

*Элек хеэмәт, аннан соң хөрмәт.

6.Модельләштерү.

- Бүген дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

Нишләгән?

-ган-гән-сузык һәм яңгырау тартыклардан соң.

-кан-кән-саңгырау тартыклардан соң языла

7.Ысул чыгару.

- Билгесез үткән заман хикәя фигыльгә нинди аффикслар ялгау өчен нишләрсез?

*фигыльнең нигезен табарбыз;

* фигыльнең нигезе нинди авазга бетүен билгеләрбез;

*сүзнең калын һәм нечкә булуын билгелибез.

III. Рефлексив бәяләү.

1.Рефлексив кабатлау.

- Нәрсә белдек?

- Ничек белдек?

2.Үзбәя, үзара бәяләү.

3.Өй эше.

а)1нче күнегү(телдән);

ә)2нче күнегү(язма);

б) *5нче күнегү.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал