7


  • Учителю
  • Тесты по татарскому языку в 8 классе

Тесты по татарскому языку в 8 классе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар мәктәбендә укучы балаларга

татар теленнән олимпиада өчен биремнәр

8 нче сыйныф

</<font face="Times New Roman, serif">2016-2017 уку елы





I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.





1.Бирелгән фигыльләрнең юнәлешен билгеләгез:

Юыл, сайлан, башлан, киел, карал.

а) йөкләтү юнәлеше

ә) төшем юнәлеше

б) кайтым юнәлеше

в) уртаклык юнәлеше





2.Кисәкчәләр нинди сүз төркеме булып торалар?

а) төрләндергеч

ә) бәйләгеч

б) ярдәмлек

в) модаль





3.Рәвеш ясауда катнаша торган кушымчалар күрсәтелгән рәтне билгеләгез

а) - лан/-лән, -ай/-әй, -лаш/-ләш, -ык/-ек

ә) - маска/-мәскә,-у/-ү, -асы/-әсе, - мак/-мәк

б) - р,-ар/-әр, - мас/-мәс, -п, -ып/-еп

в) -ча/-чә, -н/-ын/-ен, -лап/-ләп, -лай/-ләй





4.Өченче төр хәл фигыльдән торган рәтне билгеләгез

а) калгач, очрагач, ияргәч, сөйләгәч

ә) уйлый-уйлый, сөйләшә-сөйләшә, ала-ала, сыйлый-сыйлый

б) караганчы, тыңлаганчы, күргәнче, танышканчы

в) йөрүче, аңлаучы, сөйли торган, белә торган





5.Билгеләү алмашлыкларыннан торган рәтне билгеләгез

а) теге, әнә, андый, шул

ә) һәр, үз, һәммә, барча

б) никтер, нидер, әллә кем, бернәрсә дә

в) синеке, һичнәрсә, кем дә булса, алар



6.Җөмләдә ия булып килгәндә ... саны исемләшә

а) тәртип саны

ә) микъдар саны

б) җыю саны

в) бүлем саны





7.Бирелгән саннарның сан төркемчәсен билгеләгез:

Икедән бер, өчтән ике, бер бөтен биштән бер

а) чама саны

ә) бүлем саны

б) җыю саны

в) микъдар саны





8.Сыйфат ясагыч кушымчалардан торган рәтне билгеләгез:

а) -лык/-лек, -сыз/-сез, -гы/-ге, -кы/-ке, -чан/-чән

ә) -лы/-ле, -ма/-мә, -чы/-че, -ыш/-еш

б) - даш/-дәш, -таш/-тәш, -к/-ак/-әк, -гыч/геч, -кыч/-кеч

в) - ны/-не, -ым/-ем, -рак/-рәк, -сыл/-сел



9.Туры тәмамлыклар ияртүче кисәккә...



а) төшем килеше формасы аша бәйләнә

ә) төшем килеше формасы һәм янәшә тору чарасы аша бәйләнә

б) юнәлеш килеш формасы аша бәйләнә

в) чыгыш килеш формасы аша бәйләнә



10.Борын ассимиляциясе күзәтелгән сүзне билгеләгез



а) әнкәй

ә) болан

б) китте

в) моңнар





11. Һәмзә авазы булган сүзне билгеләгез



а) дәрья

ә) ашъяулык

б) мәсьәлә

в) бишьеллык





12.Ярый, бар, мөмкин, тиеш, кирәк сүзләре



а) фигыльләр

ә) хәбәрлек сүзләр

б) бәйлек сүзләр

в) кисәкчәләр



13.Кушма җөмләдә нинди тыныш билгеләре куела?

Янә яшен яшьнәде янә күк күкрәде. (М. Әмир)

а) өтер

ә) нокталы өтер

б) сызык

в) тыныш билгесе куелмый



14.Җөмләнең төрен билгеләгез. Белемле үлмәс, белемсез көн күрмәс (М.)

а) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә

ә) иярченле кушма җөмлә

б) гади җөмлә

в) теркәгечле тезмә кушма җөмлә



15.Җөмләдәге ялгызын сүзе нинди җөмлә кисәге була? Гәрдәншакир карт бәйрәмгә калырга кыстаса да, китерә килгән оныгы ризалашмады, чәй куеп эчү белә, ашыгыч эшләрем бар дип, ялгызын калдырып китеп барды.

а) ия

ә) кыек тәмамлык

б) туры тәмамлык

в) хәл



16.Персонажларның үз-үзенә, башка берәүгә яисә халыкка мөрәҗәгать ителгән сөйләме

а) диалог

ә) туры сөйләм

б) монолог

в) реплика дип атала



17.Үзгәртелеп кулланылган чит сөйләм

а) кыек сөйләм

ә) туры сөйләм

б) цитата

в) реплика дип атала



18.Җөмләгә туры килгән схеманы билгеләгез: "Уку, - диде ул, - кешене кеше итә".

а) "Т, - а. - Т"

ә) "Т, - а"

б) "Т -а - т"

в) "Т, - а, - т"





19.Язма әсәрләрдән алынган туры сөйләм

а) туры сөйләм

ә) цитата

б) кыек сөйләм

в) чит сөйләм дип атала



20. Бирелгән схемага туры килгән җөмләне билгеләгез. А: "Т(!)"- а.

а) Комбайнчы арттан кычкырды: "Тракторыңны тигез йөрт!"

ә) Гришаның тавышы ишетелде: "Тизрәк бул!.." (К.Н.)

б) Әхмәди: "Башланды, егетләр, башланды!" - дип, башкалар артыннан йөгерде. ( Г.Бәширов)

в) "Бүген авылга кайтабыз!", - ди Якуп (И.Гази)









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал