- Учителю
- Конспект НОД по теме ПДД в детском саду
Конспект НОД по теме ПДД в детском саду
Адгамова Кадрия Васимовна, МБДОУ № 7 Актаныш авылы, Актаныш районы
Тема: Могҗизалы машина
Үткәрү формасы: интеграль эшчәнлек.
Төркем: зурлар
Максат: машина төрләре белән таныштыру, каршылыклы ситуацияләрдән чыгу юлларын аңлату;
Үстерү бурычы: традицион булмаган рәсемләү күнекмәләрен, иҗади осталыкларын үстерү, рәсемне дөрес итеп , тигез буяу күнекмәләрен ныгыту.
Өйрәтү бурычы: Балаларда элементар техник прогресс турында күзаллау булдыру, юлда хәвефсез йөрү күнекмәләрен камильләштерү.
Тәрбияви бурыч: үзара ярдәмләшү күнекмәләрен ныгыту, дус мөнәсәбәт булдыру.
Шөгыльгә алдан әзерлек: транспорт төрләре турында презентация материаллары, картинкалар, журналлар карау.
Җиһазлау, кирәкле әйберләр: "История автомобилей" китабы, "Кем ул, нәрсә ул?" китабы, төсле битләр, альбом бите, кәгазь, төсле гуашь, тозлы камыр, пумала, капкачлар, һәр балага ситуатив күренешле карточкалар.
Методик алым:
-
табышмак әйтү;
-
сорау- җавап;
-
рәсем, иллюстрация карау;
-
маҗаралы машина уйлап табу;
-
дидактик уен;
-
хәрәкәтле уен;
-
проблемалы ситуацияләр чишү;
-
Йомгаклау.
Проблемалы ситуацияләр чишү: "Нәрсә булыр иде , әгәр...
Тәрбияче: Дусларым, мин сезгә табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз әле: барам, барам, очы юк.
Балалар: Табышмакның җавабы: юл
Тәрбияче: Дөрес, акыллыларым, ә юллар ни өчен кирәк соң?
Балалар: Кешеләр, машиналар йөрер өчен кирәк.
Тәрбияче: Дусларым, ә сезнең машиналарның ничек барлыкка килүе турында беләсегез киләме?
Балалар: Бик килә.
Тәрбияче:Яхшылап, аркаларны турайтып куйдык, игътибар белән тыңлыйбыз. Кешеләр элек- электән үк, аттан башка гына йөри торган арба ясарга хыялланганнар. Алар ни генә уйлап чыгармаганнар! Рычаглар да, педальләр дә, тешле тәгәрмәчләр дә ясаганнар, хәтта арбага җилкән дә куеп караганнар. Иң беренче, кайнар суның парына йөри торган машина уйлап чыгарганнар. Ул бик уңайсыз булган шул, балалар, пары беткәч, туктап кала торган булган. Аннан соң мотор уйлап чыгарганнар, ул бензинга эшләгән.(Эзлекле рәвештә слайд күрсәтелә бара). Елдан- ел машиналарның тышкы кыяфәтләре үзгәргән, матурланган, яхшырган, тиз йөри торганнарын ясаганнар. Сезнең урамнарда әллә нинди машиналар күргәнегез бар, шулай бит. Хәзер урамда искиткеч күп бит алар.
Тәрбияче: Дусларым, ә сез нинди төр машиналар беләсез?
Интерактив уен уйнап алыр вакыт җитте, дусларым, ул "Кайсы юлда?" дип атала?
</ Уен барышы: балалар интерактив тактада транспорт төрләрен үз юлына урнаштыралар. Көймә, теплоход кебекләр- су юлына; очкыч төрләре- һава юлына, җиңел һәм йөк автомобильләрне- машина юлына, җәяүлеләрне - тротуарга, поезд, паровоз - тимер юлга урнаштырыла.
Проблемалы ситуация тудыру
Тәрбияче: Акыллыларым, әйтегез әле, әгәр бүгенге көндә машиналар юкка чыгып бетсә, ни булыр иде икән?
Балалар җавабы тыңлана. Соңыннан балалар сорауларны балалар бер- берсенә үзләре бирәләр.
-
Алинә, нәрсә булыр иде, әгәр, поезд рельстан чыкса?
-
-Ясминә, ни булыр иде, әгәр, ат каршына машина килеп чыкса?
-
Мәрьям, нәрсә булыр иде, әгәр, зебра юл булмаса?
-
Камил, ни булыр иде соң, әгәр, светофор булмаса?
-
Әмир, ни булыр иде, әгәр, машинаның тәгәрмәче ычкынса?
Балаларга ситуатив күренешләр тасвирланган карточкалар таратыла. Һәр бала ситуацияне һәм аннан чыгу юлларын, юл йөрү кагыйдәләренә нигезләнеп аңлатып бирә.
Тәрбияче: Дусларым, сезнең дә зур үскәч, машинагыз булыр, ләкин сез үсүгә хәзерге кебек машиналар булмас та бәлки, алар үзгәрерләр, могҗизалы да булырлар. Ягез, бергәләп уйлап карыйк әле, ничегрәк күз алдына китерәсең, үскәч, үзең йөртәчәк машинаны.
Берничә бала үз фикерен җиткерә.
-Мин алты көпчәкле җиңел машина ясыйм.
-Мин оча торганы машина ясаячакмын.
-Мин үскәч ЮХИДИ инспекторы булам, һәм үзем йөриячәк машинаны үтә күренмәле итеп күрәм.
Тәрбияче : Инде бераз гына ял итеп алыйк та, үзебез уйлаган могъҗизалы машинаны "тудырырга" керешик, дусларым.
Физминут:
Тәгәрмәчкә тын өрәм ( Балалар насос белән тын өрү хәрәкәте ясыйлар).
Һәм моторны кабызам (ачкычны борып).
Машинага утырам,
Һәм еракларга китәм (руль боргалап йөреп киләләр)
Бииип-бибииип-биииип бибиииип.
Тыныч көй яңгырый, балалар төрле сәнгать эшчәнлеге өчен кирәкле материаллар куелган өстәлләр янына килеп утыралар.
Йомгаклау. Әти- әниләр, өлкәннәр белән бердәм эшчәнлек. Балалар үзләре теләгән өлкән кешегә мөрәҗәгать итәләр:
-Сезгә кемнең машинасы могъҗизалырак булып тоела?
- Әмирнең машинасын сез ничек итеп бәяләр идегез?
- Сез ничек уйлыйсыз, Камилә машинасын нинди традицион булмаган алым белән эшләгән?
Теләгән балалар үз эшләренә дә бәяләмә бирәләр.
Сәнгать эшләреннән күргәзмә. Иң могҗизалы эшләрне билгеләү.