- Учителю
- Балалар бакчасында театральләшкән әкият
Балалар бакчасында театральләшкән әкият
Балык Бистәсе муниципаль районы Олы Елга авылы «Умырзая» балалар бакчасы
"Урманда янгын".
Сәхнәләштерелгән әкият
Тәрбияче: Адиатуллина Фәния Ильяс кызы
Катнашалар: Чәчәкләр
Умарта корты
Кызыл калфак
Ябалак
Куяннар
Төлкеләр
Бүреләр
Аюлар
1 күренеш
Матур алан. Тын гына көй ишетелә. Күбәләк белән умарта корты очып биеп йөриләр һәм чәчәкләрне уяталар. "Чәчәкләр валҗсы" башкарыла.
Кызыл калфак тирә-ягына карана-карана килеп керә.
Кызыл калфак:
-Ай-яй нинди матур алан. Әгәр мин шушы чәчәкләрдән бәйләм ясап алып барсам, әбием нинди шат булыр иде. (Чәчәккә үрелә)
Умарта корты:
-Без-з-з. Әгәр син чәчәк өзсәң,
Әгәр мин чәчәк өзсәм.
Әгәр бергә син һәм мин
Матур чәчәкләр өзсәк
Бушап калыр бу алан,
Бетәр шушы матурлык.
Кызыл калфак: Ә мин әбиемне сөендерергә генә теләгән идем.
Умарта корты: Ә син аларның файдалары турында беләсеңме соң?
Кызыл калфак: Матурлык өчен инде.
Умарта корты: Ә син аларны тыңлап кара.
Акчәчәк: Сары күзем,ак керфегем,
Юлдан алмыймын күзем,
Әллә нигә авырудан
Дәвалармын мин үзем.
Күкчәчәк: Арыш арасында үсәм
Зәп-зәңгәр чәчәк атам
Зәңгәр күкле, чалт кояшлы
Аяз көнне яратам,
Мин дә бит кешеләргә
Сәламәтлек таратам.
Гөлчәчәк: Күкрәгемә кадыйм димә,
Сабакта очлы угым
Өзәргә теләсәң әгәр
Чәнчеп алырмын кулың.
Өз тик кирәк булганда,
Җимешләрем өлгереп,
Дәва белән тулганда.
Тузганак: Яратам мин таң нурын,
Дару минем тамырым.
Чәй ясасаң киптереп,
Шифасы да җитәрлек,
Тәме исең китәрлек.
Умарта корты: Менә инде күрдеңме
Шифаларын белдеңме.
Кызыл калфак: Ай-яй мин белмәгән...Никадәр сер яшеренгән икән бу матур аланда?! Рәхмәт дусларым. Мин тизрәк әбием янына барып, аны, шушы чәчәкләр белән дәвалыйм әле. (китә)
Умарта корты: Мин дә китим эшем бик күп. Күп итеп бал җыясым бар.(Чәчәкләр белән биеп кереп китәләр)
2 нче күренеш.
(Куркыныч көй яңгырый. Тезелешеп бүреләр чыга)
Өлкән бүре: У-у-у. Ашыйсы килә.
Яшь бүре: Син гаепле барсына. Качып китмәгән булсак, тамак тук булыр иде. Хәзер әнә учак та сүнгән. Кәҗә белән сарык та каядыр киткән. Кызыл калфак та ычкынды.
Өлкән бүре: Әй, юкка кайгырма әле син. Менә хәзер учак ягабыз. Аннан, Кызыл калфактан алдан барып әбине алабыз...Кызыл калфак үзе килеп каба. Менә тамак туяр.(Учак ягалар. Үзләре ашыгып чыгып китәләр. Ябалак агач артыннан карап йөри)
3 нче күренеш.
Әни куян: Ой бәлә, бәлә. Ниндидер төтен исе килә түгелме? Әйе шул, әнә-әнә урман яна бит. Кемне ярдәмгә чакырырга соң? Чү, төлкебикә килә түгелме? Чакырыйк һәм тизрәк. Ой юк, куркам. Инде нишләргә? Урман янып бетсә. Оят, мондый вакытта куркып торырга.
Бала куян: Әй-әй, төлке кил әле,
Мондагы хәлне күр әле.
(Үзе әнисе артына кача)
(Төлке иснәнә-иснәнә, хәйләкәр генә елмаеп килә. 2 баласы ияргән)
Төлке: Ай, куян бигрәк яхшы,
Очравың әйбәт булды.
Балаларым да, үзем дә ач,
Тамак туйгандай булды.
Әни куян: Төлке-төлке туктале
Ашавыңны оныт әле.
Күрәсеңме төтенне?
Урманга бәла килде.
Төлке: Кайда-кайда чынлап та,
Урман яна түгелме?
Кем эшләгән бу эшне,
Син кылый күрмәдеңме?
Әни куян : Күрмәдем, шул, күрмәдем
Әйдә төлке ашыгыйк
Тагын башкаларны да
Без ярдәмгә чакырыйк.
(Ике якка чыгып китәләр , куркыныч музыка яңгырый , ялкыннар күренә,
шаулашып бер төркем җәнлекләр керәләр, Кызыл калфак та алар янында)
Кызыл калфак: Юлымны дәвам итим дисәм ни күрим, янгын чыккан. Я дусларым тотыныйк.Кулдан-кулга бирешеп , сулар сибик тизрәк . Урман бит ул тиз яна , тиз-тиз эшләргә кирәк.
(Җәнлекләрне тезә, чиләкләр йөртәләр. Аю кисмәкле су алып килә, музыка, янгын сүнә)
Кызыл калфак: Уф-ф ардым.
Куян: Зур бәладән котылдык.
Төлке: Кем эшләгәнен белсәк
Җәзасын табар идек.
Ябалак: (Яралы канатын салып килә)
Мин күрдем, күрдем , аларны явызларны,
Төсләре-соры иде ,исемнәре-бүре иде.
Тырышып учак яктылар.
Хәйләле план корып , әби өенә чаптылар.
Сезгә юл күрсәтер идем лә ,
Тик минем үземә зур ярдәм кирәк әле.
Янгынның озын телләре канатларымны телде.
Кызыл Калфак: Кая әле карыйк, Шәфкать бабайга барыйк.
Ә сез дусларым монда калыгыз
Урманга ярдәм итегез , явызларны табыгыз.
(Кызыл Калфак ябалакны җитәкләп чыгып китә. Җәнлекләр эшлиләр, бииләр)
Шигырь: «Дуслык"
Бу урманда кемнәр яши?
Кемнәр булсын җәнлекләр.
Әйдәгез бергә-бергә,
Дус булыйк гомер-гомергә.
Үстергән дә безне чын дуслык,
Көч биргән дә безгә чын дуслык.
Дуслык булса яшәр гомергә,
Бөтен җир шарында тынычлык.
(Ябалак, Кызыл калфак керәләр бер яктан,2 нче яктан бүреләрне алып керәләр.)
Кызыл калфак: Дусларым, күп эшләгәнсез күреп торам, тырышкансыз. Ә явызларны да тапкансыз икән.
Аю: Әйе-Кызыл калфак,бу явызлар. Урман яну гына җитми, алар әле икәүләшеп, ашамакчы булганнар әбине дә,сине дә.
Кызыл калфак: Менә, дусларым, бу явызларга нинди җәза бирик икән. Яле, урман патшасы син әйт, үз сүзеңне.
Аю: Мин, урман патшасы , фәрманымны тыңлагыз,
Моннан ары урманда ,ачык авыз булмагыз.
Төлке: Өйрәнегез урманда үзегезне тотарга.
Ә сезгә, явызларга , кирәк бүгеннән,
Урман кагыйдәләрен , яңа баштан ятларга.
Кызыл калфак: Яле, гаеплеләр ,утырыгыз бирегә.
Ә сез тамашачылар , булышырсыз, бүрегә.
(Җәнлекләр муз. астында зур билгеләрне күрсәтеп чыгалар, тамашачылар әйтәләр)
Аю: Ягез, инде нишлисез.
Бүре: Без барсын да аңладык .Сүз бирәбез, моннан ары,
Урманда учак якмаска ;аны ташлап чапмаска ;
Чәчәкләрне, агачларны Һәм кошларны сакларга,
Санитарлык эше белән шөгыльләнә башларга
(Чигенә-чигенә китәләр. Аю артларыннан китә.)
Кызыл калфак: Урманда саксыз кылансаң, ни буласын беләсез. Мин дә озак тоткарландым, әбиемне килә күрәсем. Йөгерим әле тизрәк.(Чыгып китә . Калганнар тыныч көй астында таралышалар . )